Будь умным!


У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.ru

Вариант сынау 1 нче ~леш Бу ~лешт~ге биремн~рне А1 А32 ~т~г~нд~ ~аваплар беренче бланкта

Работа добавлена на сайт samzan.ru: 2016-03-13


Татар сыйныфлары өчен татар теленнән

бердәм республика имтиханы

Вариант №    (сынау)

1 нче өлеш

       Бу өлештәге биремнәрне (А1 - А32) үтәгәндә, җаваплар беренче бланктагы бирем астындагы шакмакларга куела. Шакмак номеры сез сайлаган җавап (1, 2, 3, 4) номерына туры килергә тиеш. Дөрес җавап “ Х ” билгесе белән күрсәтелә.

А1      Тартык авазлар охшашлануы кайсы төркемдә күзәтелә?

  1.     көннәр, борынгы, сүзчән, унбер
  2.     балалар, тукта, җәйге, урманда
  3.     солы, көзге, гомер, соры
  4.     төн, утын, кара, сал

А2     «Кыска, иренләшмәгән калын сузык аваз» билгеләмәсе кайсы сузык авазга туры килә?

1) [а]

2) [ы]

 3) [е]

 4) [у]

АЗ     ХVII-ХVШ гасырларда татар язуы нинди язу төренә (графикага) нигезләнә?

  1.      кирилл (рус) язуына
  2.      рун язуына
  3.      латин язуына
  4.      гарәп язуына

А4     Түбәндә бирелгән мисаллар арасыннан кәкре каенга терәту фразеологизмына синоним сайлап алыгыз.

  1.      теле телгә йокмый
  2.      килмәгән җире юк
  3.      төпсез чанага утырту
  4.      тел белән тегермән тарту

А5    Билгеләмәне дөрес итеп тәмамлагыз: Сузлекләрне җыю, тәртипкә салу һәм сузлекләр төзу ...

1)    лексикология дип атала

  1.  лексикография дип атала
  2.  пиктограмма дип атала
  3.  морфемика дип атал

А6    Мактанчык, һавалы, әрсез сүзләре тыйнак сүзенә карата нинди мәгънә мөнәсәбәтендә торалар?

  1.     парлы сүз ясыйлар
  2.     бу сүзләр тыйнак сүзенә антоним
  3.     бу сүзләр тыйнак сүзенә омоним
  4.     бу сүзләр тыйнак сүзенә синоним

А7   ТР, РФ, КамАЗ, АКШ, БДБ сүзләре сүз ясалышының кайсы ысулы буенча ясалганнар?

  1.     сүз ясагыч кушымчалар өстәү юлы белән
  2.     сүзләрне кушу юлы белән
  3.     сүзләрне кыскарту юлы белән
  4.     сүзгә яңа мәгънә өстәү юлы белән

А8   Акрын рәвеше ясалыш ягыннан нинди төргә карый?

  1.     ясалма рәвеш
  2.     кушма рәвеш
  3.     тамыр рәвеш
  4.     парлы рәвеш

А9    Әти+ем+нең сүзендә кушымчаларның төрен күрсәтегез.

  1.     ике кушымча да мөнәсәбәтне (модальлекне) белдерү бәйләгеч төргә
    карыйлар
  2.     ике кушымча да сүз ясагыч төргә карыйлар
  3.     бу сүздә сүз ясагыч һәм бәйләгеч кушымча бар
  4.     сүзнең тамыры - әтием, димәк, бу сүздә бер генә бәйләгеч кушым
    ча  -
    нең кушымчасы гына бар

А10   Җөмләдә аерып бирелгән фигыльләрнең төркемчәсен билгеләгез: Көн туса да, кич җитсә дә, аның уенда Гөлйөзем генә иде. (А. Шамов)

  1.    хикәя фигыль
  2.    сыйфат фигыль
  3.    боерык фигыль
  4.    шарт фигыль

А11    Түбәндә бирелгән сүзтезмәлөр арасыннан иярүче сүз рәвеш сүз төркеменә караган очракны күрсәтегез.

1) яхшы укый

2) яхшы сүз

3) яхшы кеше

4) яхшы көн

А12   Шарт-шорт, йолт-йолт, җем-җем сүзләре кайсы сүз төркеменә карый?

1) аваз ияртемнәре

2) хәбәрлек сүзләр

3)кисәкчәләр
4) бәйлекләр

А13   Фигыль сүз төркеме нәрсә белән төрләнә?

1) килеш, тартым, сан

2) заман, зат-сан, юнәлеш, барлык-юклык

3) килеш, сан, дәрәҗә

4) килеш, тартым, юнәлеш

А14   Тиңдәш кисәкләр арасында ...

1) тезүле бәйләнеш була

2) ияртүле бәйләнеш була

3) хәбәрлекле мөнәсәбәт була

4) бәйләнеш булмый

А15   Җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешнең төрен күрсәтегез:

 Ал, кызыл, ак, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр. (Г. Тукай)

1) сүзләр бер-берсенә бәйләнмәгән

2) сүзләр арасында тезүле бәйләнеш

3) сүзләр арасында ияртүле бәйләнеш

4) бәйләнеш төрен ачыклау мөмкин түгел, чөнки җөмлә тәмамланмаган

А16    Койма буйларында яшел чирәм, әмма юллар тузанлы. (Г. Әпсәләмов) жөмләсе

1) иярченле кушма җөмлә

2) теркәгечле тезмә кушма җөмлә
3) тезем

4) бер составлы исем (атау) җөмлә

А17   Җир өстен болытлы төн каплый. (Г. Ибраһимов) җөмләсендә аерып бирелгән сүз –

1) хәл

2) аныклагыч

3) аергыч

4) тәмамлык

А18  Җөмләнең төрен билгеләгез:

Авыр, юеш көзге көн кичегеп бара, куе кара болытлар эченнән, гөрләтеп, эре тамчылы салкын яңгыр коя башлый. (Г. Ибраһимов)

1) ике составлы, тулы, җәенке, раслау җөмлә

2) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә

3) катнаш кушма җөмлә

4) иярченле кушма җөмлә

А19   Җөмләдә хәлне табыгыз:

Дөнья караңгылык эчендә югала. (Г. Ибраһимов)

1) дөнья

2) караңгылык эчендә

3) эчендә

4) югала

А20   Сүзләрнең дөрес язылышы күрсәтелгән вариантны билгеләгез.

1) йымырка, йырак, йытылып

2) йоморка, йорак, йотолоп

3) йомырка, ерак, йотылып

4) емырка, ерак, етылып

А21   Кулъязма сүзендә ъ билгесе ни өчен язылган?

1) аеру билгесе буларак язылган

2) ике сүзне бергә кушу өчен язылган

3) л] авазының калынлыгын күрсәтү өчен язылган

4) орфографик сүзлектә шулай язылганга күрә

А22   Текст эчендә җөмләләр кайсы очракта кызыл юлдан язылалар?

1) автор үзе теләгән теләсә кайсы очракта кызыл юлдан язарга мөмкин

2) текст буенча нәтиҗәләр генә кызыл юлдан языла

3) һәр аерым тема, күренеш, мәсьәләгә караган өзек һәм диалоглардагы репликалар кызыл юлдан языла

4) һәрбер баш хәрефкә башланган һәм тәмамланган фикерне белдергән
җөмлә кызыл юлдан языла

А23   Билгеләмәне дөрес итеп тәмамлагыз: Гомумиләштерүче суз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә,...

1) аның алдыннан сызык куела

2) аның алдыннан ике нокта куела

3) аның алдыннан өтер куела

4) аның алдыннан тыныш билгесе куелмый

А24   Кайсы очракта тыныш билгеләре дөрес куелган?

1) Кави үтеп киткәч кенә, Гаязны искәреп, артына борылды.

2) Кави үтеп киткәч кенә Гаязны искәреп, артына борылды.

3) Кави, үтеп киткәч кенә, Гаязны искәреп, артына борылды.

4) Кави, үтеп киткәч кенә Гаязны искәреп, артына борылды.

А25   Җөмләдә нокталар урынына нинди тыныш билгесе куелырга тиеш: Күпләр сөенечтән көләләр <...> ә кайберәүләр елыйлар иде. (Р. Мостафин)

1) ике нокта куела

2) бернинди дә тыныш билгесе куелмый

3) өтер куела

4) сызык куела

А26   Язуда бер үк хәреф белән бирелә торган [w] һәм [в] тартык авазлары әйтелеш ягыннан  Бер- берсеннән аерылалармы?

1) әйе, аерылалар

2) юк, аерылмыйлар

3) кайбер сүзләрдә генә аерылалар

4) татар телендә [xv] авазы юк

А27   Татар әдәби теле өчен сүзләрнең кайсы язылышы норма булып санала?

1) җийләк, йегет, елдоз

2) йиләк, җегет, җолдыз

3) җиләк, егет, йолдыз

4)йеләк, йегеть, йолдоз

А28   Бирелгән өзек нинди стильдә язылган?

Ирекле сузтезмә күчерелмә мәгънәгә ия булганда гына, фразеологик сузтезмөгә әйләнә.

1) матур әдәбият телендә

2) публицистика стилендә

3) рәсми стильдә

4) фәнни стильдә

Текстны укыгыз һәмА29 -А32; В1 - В8; С1 биремнәрен үтәгез.

1) Ике канатлы җиңел самолет бераз гына җирдән элдереп барды да, улый-үкерә һавага менеп тә китте. 2) Зур шәһәрнең бихисап йортлары, шау-шулы урам-мәйданнары, аларны тутырып йөргән кешеләре, армый-талмый киләп салып йөрүче тыгын трамвай-троллейбуслары, автобуслары артта калды. 3) Алда - иркенлек, зәңгәр күк йөзе, күпереп торган мамыктай аксыл болытлар, һәм... туган як. 4) ...Ул бәләкәй чакта ук утыртылган кыр ышыклау полосасындагы, шактый биек булып үскән өрәңге агачларындагы кошлар солдат абыйларын сәламлиләр иде шикелле. 5) Туган якның тымызык кына искән җылы җиле дә тәнне генә түгел, җанны да иркәли сыман... 6) Кояшы да яктырак, болытлары да аграк, күге дә зәңгәррәк... 7) Ә инде еракта шактый зур булып утырган туган авылын күргәч, Габделнур-ның күңеле бөтенләй нечкәрде, күзләре дымланды. 8) «Туган җирем! 9) Мин сине гомерем буе сагынып яшәдем!» (Р. Кәрами)

А29    Текстның нинди стильдә язылуын билгеләгез.

1) фәнни-популяр стиль

2) матур әдәбият стиле

3) рәсми стиль

4) публицистик стиль

А3О   Текстның төп мәгънәсе кайсы җөмләдә тулырак бирелгән?
1) 1 2) 3 3) 4 4) 6

А31   Диалекталь сүз кайсы җөмләдә кулланыла?
1) 3 2) 4 3) 6 4) 9

А32   Фразеологик әйтелмә кайсы җөмләдә кулланылган?
1)2 2)4 3)7 4)8

2 нче елеш

Әлеге өлештәге биремнәрне үтәгәндә, үз җавапларыгызны 1 нче номерлы җавап бланкында В1 - В8 саннарының уң ягына беренче шакмактан башлап языгыз, һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда, буш шакмаклар калдырырга ярамый.

В1 - В4 биремнәренә җавапларны сузләр белән языгыз.

В1   6 нчы җөмләдән ирен гармониясе булган сүзне күчереп языгыз.

В2   9 нчы җөмләдән гарәп теленнән кергән сүзне күчереп алыгыз.

В3   1 нче җөмләдән парлы сүзне күчереп алыгыз.

В4   3 нче җөмләдән кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатны күчереп алыгыз.

В5 - В8 биремнәренә җавапларны сан белән күрсәтегез.

В5   Антропоним кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.

В6    Зат алмашлыклары кулланылган җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә күрсәтегез.

В7   Тойгылы җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә күрсәтегез.

В8    4-9 нчы пунктлардан иярчен вакыт җөмлә кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.

3 нче өлеш

Әлеге өлешкә җавапны 2 нче номерлы бланкта языгыз. Башта биремнең номерын күрсәтегез (С1), аннан соң инша языгыз.

С1     Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади инша языгыз. Текст нәрсә турында? Автор нинди хисләрне тасвирлый? Сез авторның фикеренә ничек карыйсыз? Туган як турында язылган нинди әсәрләрне хәтерлисез? Сезнең өчен туган як нәрсә ул? Үзегез нәрсәләр өстәр идегез?

Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланыгыз.




1. Лабораторная работа 7
2.  Работа выхода электронов из металла Высокая электропроводность металлов обусловлена наличием в них боль
3. Контрольная работа- Ответственность органов и должностных лиц местного самоуправления
4. Мировоззрение и его типы
5. 5906338075 Часть первая Большое и таинственное дело.
6. реферат дисертації на здобуття наукового ступеня кандидата педагогічних наук Тернопі
7. Анна Каренина Аглая
8. I Очертания проступают Зовите меня Измаил[54]
9. Факел МБОУ ДОД ДЮСШ 1 ОБЩИЕ УСЛОВИЯ Соревнования проводятся в соответствии с Регл
10.  Публицистический стиль 12
11. Матричные антагонистические игры с нулевой суммой в чистых стратегиях
12. Лечение ребенка имеющего признаки острой Двитаминной интоксикации должно включать- А
13. Илюхин Виктор Иванович
14. тематике Тема- Элементы линейной и векторной алгебры Выполнил студент 111 класса
15. докладе Oil Mrket Report в 1999 г
16. На тему- Мотивационный анализ поведения покупателей Содержание Введение Глава 1
17. Курсовая работа по теме- Выставки и ярмарки в системе международного маркетинга по дисциплине Маркетинг
18. Биология грибов
19. правовые принципы и условия торговли между странами
20. Размеры и структура нашей Галактики